news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда куллану бюджеты күләме арттырылды, яшәү минимумы киметелде

ТР Министрлар Кабинеты 2019 елның октябреннән декабрь аена кадәрге чорда республика халкы өчен яңа нормаларны раслады.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда 2019 елның дүртенче кварталы өчен куллану бюджеты күләме арттырылды, яшәү минимумы киметелде. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы боерыгы ТР хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

«Тулаем алганда Татарстан Республикасы буенча 2019 елның дүртенче кварталы өчен минималь куллану бюджетын 15 мең 785 сум күләмендә расларга», - диелә документларда.

Узган елның өченче кварталында «куллану кәрзине»нең күләме 15 мең 663 сумга тигез иде.

Татарстанда узган елның дүртенче кварталында яшәү минимумы күрсәткече җан башына 8 мең 938 сум булды. Шул ук вакытта, эшкә сәләтле халык өчен аның күләме – 9 мең 534, пенсионерлар өчен – 7 мең 311, балалар өчен 8 мең 889 сум тәшкил итте.

Өченче кварталда исә яшәү минимумының уртача күләме – 9 мең 295, эшкә сәләтле халык өчен – 9 мең 920, пенсионерлар өчен – 7 мең 604, балалар өчен 9 мең 228 сум булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100