news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов БМОда: Татарстан казанышының нигезе – яңалык кертү һәм традициягә тугрылык

Берләшкән Милләтләр Оешмасының (БМО) эшчәнлеге һәм аның тотрыклы үсеш өлкәсендәге максатлары халыкара хезмәттәшлекне ныгыта, диде Татарстан Президенты.

Миңнеханов БМОда: Татарстан казанышының нигезе – яңалык кертү һәм традициягә тугрылык
tatarstan.ru

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанның казанышлары хезмәт, яңалык кертү, кыюлык һәм ата-бабаларыбызның бай традицияләренә тугры калуга нигезләнгән. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов БМОның Нью-Йорктагы штаб-фатирында «Россия Федерациясе төбәкләре: Татарстан Республикасы – Тотрыклы үсеш максатлары» дигән докладны тәкъдим иткән вакытта шулай дип белдерде.

«БМО эшчәнлеге һәм аның тотрыклы үсеш өлкәсендәге максатлары халыкара хезмәттәшлекне ныгыта, икътисади һәм социаль үсеш, киләсе буыннарның иминлеге өчен ныклы нигез булдыра. Хәзерге һәм киләчәк буыннарны яхшы тормышта яшәтү максаты шулай ук безнең эшчәнлекнең юнәлеше булып тора», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, дөнья икътисадындагы иң яхшы тәҗрибәләрне ныгытып һәм үстереп, Татарстан көндәшлеккә сәләтле төбәк булып кала. Республика үсешендәге төп өстенлекләрнең берсе – халыкның керемнәре арту һәм яңа эш урыннары булдыру.

Россиянең БМО каршындагы даими вәкиле Василий Небензя билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы – күпмилләтле халкы һәм бик зур тарихы булган, динамик үсеш кичерә торган Россия төбәкләренең берсе. «Казан – искиткеч шәһәр. Республика җитәкчелегенең максаты – Татарстан халкының тормыш шартларын мөмкин кадәр яхшырту», - дип искәртте ул.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина республиканың тотрыклы үсеш өлкәсендәге казанышлары хакында җентекле доклад белән чыгыш ясады. «Мин шуны танырга тиеш. Без гамәлгә ашырмый торган тотрыклы үсеш максаты бар. Ул океаннарны саклауга кагыла. Бездә океан юк, әмма бездә халкыбыз һәм хезмәттәшләребез өчен мөмкинлекләр океаны бар. Ә икенче океан – Татарстанга килгән очракта сез кичерә торган шатлык океаны», - дип сүзен йомгаклады Миңнуллина.

Тотрыклы үсеш максатлары БМОның Генераль ассамблеясында 70/1 Резолюциясе кысаларында 2015 елның 25 сентябрендә кабул ителгән һәм глобаль проблемаларның киң спектрын колачлый. Үсеш кичерүче илләр дә, нык үсеш алган дәүләтләр дә аның белән очраша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100