news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика бизнес-омбудсменының районнардагы вәкилләренә таныклык тапшырдылар

Вәкаләтле вәкилләр эшмәкәрләрдән шикаятьләр кабул итә һәм проблемаларны турыдан-туры муниципалитетта хәл итә ала.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан бизнес-омбудсменының муниципалитетлардагы вәкилләренә таныклык һәм күкрәк билгес тапшырылды. Пандемия һәм ковидка каршы чикләүләр булу сәбәпле, Казандагы тантана инде берничә тапкыр кичектерелде. Шулай да белгечләр апрельдән үк үз районы эшкуарларының проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнә.

«Быел апрельдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың һәр муниципалитетында эшмәкәр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый вәкилләре институтын оештырырга кушты. Һәм менә бүген без сайлап алу һәм укуны узган 45 эшмәкәргә таныклык тапшырдык», — диде ТР бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев.

Аның сүзләренчә, апрель аеннан бирле Татарстан бизнес-омбудсмены вәкилләре контроль-күзәтчелек органнары оештырган 230 тикшерүдә катнашкан.

Эшмәкәрләрнең проблемаларын бизнес-омбудсмен вәкиле ярдәме белән хәл итеп булмаса, аны Габделганиевның кабул итү бүлмәсе контрольгә ала. «Район вәкилләре» проблема буенча бөтен булган актуаль һәм тулы мәгълүматны бирә.

Соңыннан Фәрит Габделганиев һәр вәкилгә таныклык һәм күкрәк билгесен тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100