news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Төркия компаниясе башлыгы белән проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләште

«Алабуга» махсус икътисади зонасында 2016 елдан бирле «Шишеджам» (Төркия) холдингының ике заводы эшләп килә.

Миңнеханов Төркия компаниясе башлыгы белән проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «Шишеджам» компаниясе президенты һәм директорлар советы рәисе Әхмәт Кырман белән төбәк территориясендә компания проектларын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президентының Хөкүмәт йортындагы эш бүлмәсендә узган очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Шишеджам» холдингы - пыяладан эшләнмәләр җитештерү буенча дөнья күләмендәге лидерларның берсе.

«Алабуга» махсус икътисади зонасында 2016 елдан бирле «Шишеджам» холдингының табаклы һәм автомобиль пыяласы җитештерү буенча ике заводы эшләп килә.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов әңгәмә барышында Төркиянең Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларыннан берсе икәнлеген искәртте һәм республика делегациясенең әле күптән түгел генә әлеге илгә сәфәр кылуын билгеләп үтте.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең JFR Co., Ltd компаниясенә республика территориясендә үз производствосын оештыруда ярдәм күрсәтергә әзер икәнлеген белдерде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100