news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Рөстәм Миңнеханов Япония һәм Төркия компанияләре вәкилләре белән очраша

Төркия компаниясе Татарстанда табаклы һәм автомобиль пыяласы эшләп чыгару буенча зур инвестицион проект гамәлгә ашырган.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Япония һәм Төркия компанияләре вәкилләре белән очраша
архив

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Япониянең JFR Co һәм Syngen Biotech компанияләре җитәкчеләрен, шулай ук Төркиянең Sisecam компаниясе башлыгын кабул итәчәк. Очрашу барышында бизнес-проектлар хакында фикер алышу күздә тотыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Төркия компаниясе 2016 елда «Алабуга» махсус икътисади зонасында табаклы һәм автомобиль пыяласы эшләп чыгару буенча ике завод ачты. Әңгәмә барышында төрек инвесторы республика Президентына предприятиенең агымдагы эшчәнлеге һәм җитештерүне үстерү перспективалары хакында сөйләячәк.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова искәртеп үткәнчә, Япония компаниясе вәкилләре әлегә республика территориясендә бизнес-проектлар гамәлгә ашырмаган.

«Компания пробиотиклар эшләп чыгару белән шөгыльләнә. Очрашу барышында Япония компаниясе эшләп чыгарыла торган продукция буенча үз мөмкинлекләрен тәкъдим итәр дип көтелә», - дип билгеләп үтте Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100