Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда үзмәшгульләр саны 78 мең кешегә җиткән
Республикада яңа салым режимында катнашучы 8 мең кеше башка төбәкләрдән эшли.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда үзмәшгуль гражданнар саны 78 мең кешегә кадәр арткан. Бу хакта онлайн-эфир вакытында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
«Бүгенге көндә бездә 78 мең үзмәшгуль бар. Моннан тыш, башка субъектларда теркәлгән тагын 8 мең үзмәшгуль кеше республика территориясендә эшләргә теләк белдерде», - диде Шаһиәхмәтов.
Аның сүзләренчә, үзмәшгуль гражданнар эшчәнлегенең төп өлкәләре - ташу, репетиторлык, пекарнялар һәм башка эшчәнлек. Пандемия вакытында үзмәшгульләргә федераль дәрәҗәдә дә, республика дәрәҗәсендә дә актив ярдәм күрсәттеләр.
«Без бу категориягә булышабыз һәм моны дәвам итәчәкбез. Федераль закон кабул ителде, ул кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына булган ярдәм чараларын үзмәшгуль гражданнарга күрсәтүне күздә тота. Параллель рәвештә без дә тиешле ярдәм чараларын эшли башладык, аларны федераль үзәкнекеннән соң эшләтеп җибәрәчәкбез», — дип аңлатты министр.
Ул үзмәшгульләр секторы зур үсеш потенциалына ия, дип өстәде.
«Якын арада үзмәшгульләр форумын үткәрергә планлаштырабыз, анда аларның проблемалары, аларны хәл итү юллары һәм кирәкле ярдәм турында сөйләшәчәкбез», — дип йомгаклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз