news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шаһиәхмәтов: 10 ел эчендә республика икътисады 30 процентка диярлек артты

Татарстанның икътисади үсешенең төп максаты - кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү.

Шаһиәхмәтов: 10 ел эчендә республика икътисады 30 процентка диярлек артты
"Татар-информ" архивы

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Узган 10 ел эчендә республика икътисады 28 проценттан артыгракка үсте. Төбәкнең икътисади казанышлары, гади татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәреп, дистәләгән социаль программаларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Бу хакта онлайн-эфир вакытында Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

Ул искәрткәнчә, соңгы ун елда республика икътисадына 5,4 трлн сум тирәсе инвестицияләр җәлеп ителгән. Бу төбәктә формалаштырылган кызыклы инвестиция климаты аркасында мөмкин булды.

«Әлеге инвестицияләрне кертүне исәпкә алып, соңгы 10 елда Татарстанның тулай төбәк продукты күләме 28 проценттан артты. Сәнәгать җитештерүе 38 проценттан, икътисадның эшкәртү секторы өлеше 70 процентка кадәр артты», — дип билгеләп үтте Шаһиәхмәтов.

Аның сүзләренчә, Татарстанның икътисади үсешенең төп максаты - кешеләрнең тормыш сыйфатын арттыру. Унъеллык дәвамында Татарстанда 50дән артык социаль программа гамәлгә ашырыла — хастаханәләр һәм мәктәпләр төзелешеннән алып, заманча иҗтимагый киңлекләр булдыруга һәм «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалды территорияләрен торгызуга кадәр.

«Республика икътисады мондый масштаблы социаль проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә», - дип йомгаклады ТР Икътисад министрлыгы башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100