news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә укучыларга бирелә торган ун мең сумны 17,4 миллион гаилә алган

Түләү алу өчен гаризаны 2021 елның 1 ноябренә кадәр җибәрергә мөмкин.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Мәктәп яшендәге балалар өчен ун мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне вакытыннан алда күчерү 2 августта башланды, 17,4 миллион баланың ата-аналары акча алды инде, дип белдерде журналистларга Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков. Бу хакта РИА Новости яза.

«Гаризалар кабул итү һәм аларны эшкәртү дәвам итә», — дип өстәде министр.

Элегрәк түләүләр 16 августтан башланыр дип ниятләнгән иде, әмма Владимир Путин, уку елына әзерләнү мөмкинлеге булсын өчен, түләүләрне вакытыннан алда 2 августтан башларга кушты. Котяков ведомствоның бу эшкә техник яктан әзер булуын билгеләп үтте һәм дүшәмбе көнне 17 миллион балага акча түләячәген вәгъдә итте.

Хезмәт министрлыгы башлыгы искәртеп узганча, гаризаны 2021 елның 1 ноябренә кадәр җибәрергә мөмкин

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100