Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аи-92 бензинының биржа бәясе рекордлы дәрәҗәгә җиткән
Санкт-Петербург биржасында Аи-92 бензинының бер тоннасы 57 602 сум булган.
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Санкт-Петербург биржасында Аи-92 бензинының бер тоннасы 57 602 сумга — рекордлы дәрәҗәгә җитте.
РИА Новости хәбәр итүенчә, Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасында Аи-92 маркалы бензин һәм сыекландырылган углеводород газларының (СУГ) бәясе сишәмбе көнне сату-алу нәтиҗәләре буенча янә рекордлы күрсәткечкә менгән.
АИ-92 маркалы бензинның бәясе сишәмбе көнне Россиянең Европа өлешендәге территориаль индекс буенча 0,31 процентка арткан һәм яңа рекорд — бер тоннасы 57 602 сум тәшкил иткән. Алдагы рекорд 22 июльдә теркәлгән иде.
Шул ук вакытта Аи-95 бензины бәясе 0,16 процентка кимегән һәм бер тоннасы 58 746 сумга калган. Бу марканың абсолют бәясе, шулай ук 22 июльдә, 60 029 сумга җиткән.
Сишәмбе көнне сыекландырылган углеводород газларының бәясе бер тоннасы өчен 1,33 процентка артып, 43 399 сум булган. Узган тарихи рекордка 28 июльдә ирешелгән иде.
Дизель ягулыгы үзенең максималь дәрәҗәсендә 52 012 сум күләмендә сатыла, ул 16 июньдә теркәлгән. Сишәмбе нәтиҗәләре буенча, дизель ягулыгы бәясе 0,21процентка, тоннасы 51 478 сумга кадәр арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз