news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин ташламалы ипотека буенча беренче взносны 15 процентка кадәр киметте

Дәүләт субсидияли торган 6,5 процентлы ставка банк белән килешү срогы дәвамында (30 елга кадәр) гамәлдә булачак.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Премьер-министр Михаил Мишустин ташламалы ипотека буенча беренчел кертемне 20дән 15 процентка кадәр киметү турында карар имзалады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Мишустин сүзләренә караганда, шул рәвешле 1 ноябрьгә кадәр кредит алу өчен кирәкле сумманы җыярга өлгермәгән заемчыларны программага җәлеп итәргә мөмкин булачак.

«Тагын ике программада катнашучылар өчен шундый ук мөмкинлек барлыкка киләчәк: балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека һәм Ерак Көнчыгыш ипотекасы», — диде Хөкүмәт рәисе вице-премьерлар белән узган киңәшмәдә.

Апрель ахырында Владимир Путин кушуы буенча, 6,5 процент ташламалы ипотека программасын башлап җибәрделәр. Аның нигезендә, агымдагы елның ноябренә кадәр, Россиянең барлык төбәкләрендә алты миллион сумга кадәр, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта 12 миллион сумга кадәр яңа төзелештән торак сатып алу өчен кредит алырга мөмкин. Дәүләт субсидияли торган 6,5 процентлы ставка банк белән килешү срогы дәвамында (30 елга кадәр) гамәлдә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100