Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Соңгы бер атна эчендә бәрәңге тагын 4,2, кәбестә -1,2, суган белән кишер 0,6-0,7 процентка кыйммәтләнгән
Бәрәңгенең килосы хәзер уртача 26 сум 58 тиен, кәбестә – 25 сум 35 тиен, суган – 27 сум 23 тиен, кишер 31 сум 86 тиен тора
(Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Казанның сәүдә нокталарында төп туклану продуктлары бәяләренә уздырыла торган мониторинг күрсәткәнчә, узган атнада яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләре үсеше дәвам иткән. Соңгы бер атна эчендә бәрәңге тагын 4,2, кәбестә -1,2, суган белән кишер 0,6-0,7 процентка кыйммәтләнгән. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, бәрәңгенең килосы хәзер уртача 26 сум 58 тиен, кәбестә – 25 сум 35 тиен, суган – 27 сум 23 тиен, кишер 31 сум 86 тиен тора.
Дөге һәм карабодай ярмалары, көнбагыш мае, пастеризацияләнгән сөт, тавык ите һәм казылык да беркадәр кыйммәтләнгән. Мәсәлән, хәзер дөгенең килосы сатып алучының янчыгын уртача 34 сум 49 тиенгә, карабодай – 32 сум 79 тиенгә бушата. Көнбагыш маеның литры уртача 70 сум 95 тиеннән сатыла.
Ә менә тары ярмасы, йомырка һәм туңдырылган балык бераз арзанайган. Йомырканың дистәсе, мәсәлән, хәзер уртача 36 сум 27 тиен тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз