news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Камаз» М-11 трассасы буйлап пилотсыз автомобильләр җибәрәчәк

«Камаз»дан тыш, проектта Илкүләм тематик системалар, X5 Retail Group һәм Беренче экспедицион компания, «Цифрлы транспорт һәм логистика» ассоциациясе, «Эшлекле линияләр», Globaltruck һәм ПЭК компаниясе дә катнаша.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Чаллының «Камаз» заводы М-11 Мәскәү — Санкт-Петербург трассасы өчен пилотсыз автомобильләр җитештерәчәк.

Предприятие генераль директоры урынбасары, үсеш буенча директор Андрей Максимов Петербург халыкара икътисади форумында РФ Транспорт министрлыгы белән тиешле килешүне имзалау тантанасында «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

«М-11 трассасында йөриячәк техника — безнеке. Без — бу өлкәдә лидерлар. Машина җитештерү — бер хәл, аннан файдаланып булсын өчен тиешле законнар кабул итү — икенче. Әлегә закон бер генә илдә дә гомуми файдаланудагы юлларда пилотсыз машина кулланырга мөмкинлек бирми», — диде Максимов.

М-11 трассасында пилотсыз «Камаз»лар җибәрер алдыннан әлеге процессның цифрлы тәэмин ителешен булдырудан алып инфраструктура һәм тиешле закон кабул итүгә кадәр комплекслы программа әзерләнәчәк, дип искәртте спикер.

«Камаз»дан тыш, проектта Илкүләм тематик системалар, X5 Retail Group һәм Беренче экспедицион компания, «Цифрлы транспорт һәм логистика» ассоциациясе, «Эшлекле линияләр», Globaltruck һәм ПЭК компаниясе дә катнаша.

Шунысын да искәртик: «Камаз»да җитештерелгән пилотсыз автомобильләр 2016-2018 елларда тест режимында бу маршрут буенча хәрәкәт иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100