Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт бүген иң зур ихтыяҗ булган профессияне атады

Worldskills Russia генераль директоры фикеренчә, бүген әзерләнгән белгечләр тагын 5 елдан кирәк булмаска да мөмкин.

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Бүген иң кирәкле һәм кытлык зур булган профессияләрнең берсе – инженер һөнәре. Бу хакта Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт башлыгы Всеволод Вуколов белдерә.

“Бүгенге җитештерүдә килеп чыккан иң зур кыенлыкларның берсе – предприятиеләрдә инженер-белгечләр җитешмәү”, - дип билгеләп үтә Вуколов Петербургта уздырылган икътисади форум чаралары арасында “РИА Новости” га интервьюсында.
Моңа бәйле рәвештә, федераль хезмәт башлыгы фикеренчә, җитештерү өлкәсендә белгечләр әзерләүгә нык игътибар итәргә кирәк.

Гамәлдәге һөнәри белем бирү системасына үзгәрешләр кертү кирәклеге турында “Российская газетага” интервьюда Worldskills Russia генераль директоры Роберт Уразов та искә алган булган. Аның сүзләренчә, бүген Россиядә әзерләнгән һөнәрләр исемлеген барласаң, аларның күбесе тагын 5 елдан бөтенләй дә кирәк булмаска мөмкин.