news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

IKEA компаниясе Россиядә һәм Белоруссиядә үз эшен туктата

«Мега» сәүдә үзәкләре Россиядә эшен дәвам итәчәк.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Швециянең IKEA компаниясе Россиядә һәм Белоруссиядә эшне туктата, диелә концернның матбугат релизында.

«ИКЕА төркеме Россиягә һәм Белоруссиягә барлык экспортны һәм импортны туктатырга карар кылды», — дип язылган хәбәрдә.

РИА Новости Ingka Group сайтына сылтама белән хәбәр итүенчә, «Мега» сәүдә үзәкләре Россиядә эшен дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100