news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан музыка мәктәпләре илкүләм проект буенча 106 млн сумлык уен кораллары алды

Республиканың 14 белем бирү учрежденисе яңа музыка уен кораллары белән тәэмин ителде.

Татарстан музыка мәктәпләре илкүләм проект буенча 106 млн сумлык уен кораллары алды
архив "Татар-информ"

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). 2020 елда Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 14 белем бирү учреждениесе барлыгы 106 миллион сумлык музыка уен кораллары белән тәэмин ителде. Шулай ук республикада 8 авыл мәдәният йорты төзелде һәм Чаллыда курчак театрына капиталь ремонт ясалды. Бу хакта Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны күзәтеп торучы ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

Шулай ук үткән ел Татарстанда илкүләм проектлар буенча гомум белем бирү, музыка һәм спорт мәктәпләре, медицина учреждениеләре, урман хуҗалыкларының матди-техник базасы ныгытылды, аларга кирәкле күп төрле җиһазлар алынды. Татарстан Хөкүмәте аерым категория гражданнарга социаль түләүләр билгеләү һәм ярдәм итү өчен чаралар күрде, өстәмә белем алу мөмкинлеге тудырылды.

Республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2021 елда әлеге максатларга 23 миллиард сум юнәлдерергә планлаштырыла.

Мәгълүм булганча, Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путинның шул хактагы «май» указы чыкканнан соң гамәлгә ашырыла башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100