“Теплоконтроль” әлегә дәүләтнеке булып кала бирә

“Теплоконтроль” әлегә дәүләтнеке булып кала бирә

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Бүген республика акционерлык җәмгыятьләренең акцияләре дәүләт пакетларының чираттагы аукционы булды. Сатуга чыгарылган 16 лоттан 5се сатылды, шул исәптән “Водоканалсервис” АҖнең 6 миллион 910 мең сумлык, “Көнкүреш хезмәтләре күрсәтү йорты”ның 2 миллион 430 мең сумлык, “Икмәк продуктларын саклау предприятиесе”нең – 1 миллион 100 мең сумлык акцияләре 100 процент сатылды. “Алабуга ит-консерв комбинаты”ның 9 процентлы дәүләт пакеты акцияләре 830 мең сумга сатылды. Лениногорски “Сәүдә-җитештерү предприятиесе”нең 84,9 процент акцияләре өчен көрәш аеруча көчәйде. Нәтиҗәдә, 1 миллион 150 мең сумлыклык башлангыч бәя белән лот 3 миллион 150 мең сумга сатылды.

Аукцион нәтиҗәсендә республика бюджеты барлыгы 14 миллион 420 мең сум керем алачак.

Исегезгә төшерәбез, дәүләт “Теплоконтроль” ачык акционерлык җәмгыятенең 100 процент акциясен дә 260 миллион сум белән сатуга чыгарган иде. Аукцион алды көннәрендә инвесторлар, шул исәптән якын һәм ерак чит илләрдән дә, булачак аукционга җәлеп ителде. Шулай булуга да карамастан, бары тик бер генә гариза керде, ә, закон буенча, сатуларны үткәрү өчен ким дигәндә ике гариза керү мөһим. ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының фонд базары бүлеге белгечләре фикеренчә, мондый нәтиҗәнең сәбәбе – башлангыч бәяләрнең артык югары булуында. “Теплоконтроль” акцияләренә бәя биргән бәйсез эксперт та моның шулай икәнлеген раслады. Хәзер министрлык предприятиенең дәүләт пакетларын, башлангыч бәяләрен 10-15 процентка киметеп, якынча 14нче апрельдә узачак аукционга әзерләячәк.