Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: «Цифрлы алгарыш»та бурычлар гражданнар тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән
Цифрлы икътисад өлкәсендәге ярышларның финалы Иннополиста старт алды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген Иннополиста старт алган «Цифрлы алгарыш 2021» конкурсының аерым кыйммәте шунда, анда катнашучылар өчен бурычлар уйлап чыгарылмый, алар чынбарлыкта һәм гражданнар тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән. ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатындагы шундый фикерен җиткерде.
«Цифрлы икътисад өлкәсендәге ярышларның финалы үзәк IT-хабта, нәкъ менә Иннополиста, илебезнең иң яшь һәм югары технологияле шәһәрендә урнашуы символик мәгънәгә ия. Безнең өчен мондый масштаблы чараның Татарстанда узуы бик мөһим, ул Цифрлы өлгергәнлек буенча Россия төбәкләре арасында алдынгы урында тора», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Миңнеханов искәрткәнчә, 2019 елда «Цифрлы алгарыш» беренче конкурсының финалын уздыру вакытында Иннополиста хакатонда бер үк вакытта катнашучы кешеләр саны буенча дөнья рекорды куелган.
Татарстан катнашучыларга эшләргә тиешле үз проектларын тәкъдим итте. Алар арасында, мәсәлән, юллардагы чүп-чарны, чүп бакларының тулылыгын, машиналар йөрү өлешендә видеокүзәтү камераларына анализ үткәрүне билгели торган сервислар бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз