news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшмәкәрлек буенча совет үзмәшгульләр өчен видео чыгарды

Видеода Венера Камалова чекны ничек рәсмиләштерергә һәм аны сатып алучыга ничек тапшырырга кирәклеген аңлата.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советы видео бастырып чыгарды. Анда Татарстан бизнес-омбудсмены вазифаларын башкаручы Венера Камалова үзмәшгульләргә чек формалаштыру турында сөйли.

«Чек сатып алучы белән үзмәшгуль килешүен раслучы дәлил булып тора. Бу видеода без чекны кайчан һәм ничек формалаштырырга һәм клиентка нинди ысуллар белән җибәрергә мөмкин икәнлеген аңлатабыз», — дип сөйли Камалова.

Үзмәшгуль кеше түбәндәге схема буенча чек формалаштырырга тиеш: товарны бирде яки клиентка хезмәт күрсәтте — акча алды — чек рәсмиләштерде. Үзмәшгуль кеше «Минем салым» веб-кабинетында яки мобиль кушымтада чек булдырырга мөмкин. Сатып алучыга чекны өч ысул белән тапшырыру юлы бар: шәхсән үзенә бирергә, электрон почтага яки QR-код буенча кәрәзле телефонга җибәрергә була.

Эшмәкәрлек советы үзмәшгульләр өчен салым турындагы иң популяр сорауларга җаваплар белән видео бастырып чыгарды инде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100