news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быел республиканың берләштерелгән бюджетына 171,9 млрд сум тупланган

2020 елның 9 аенда ТР берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2020 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланган киңәшмәне Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстанда быел  республиканың берләштерелгән бюджетына 171,9 млрд сум тупланган
https://tatarstan.ru

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында 2020 елның 9 ае эчендә республиканың берләштерелгән бюджетына 171,9 млрд сум акча тупланган, узган ел белән чагыштырганда ул 33,9 млрд. сум тәшкил итә яисә 16,5 процентка кимегән. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Салым һәм салым булмаган керемнәр буенча республика бюджеты — 140,3 млрд сумга, 31,1 млрд сумга яисә 18,2 процентка үтәлгән. Җирле бюджетларның үз керемнәре 31,6 млрд сум күләмендә тупланган, 2,8 млрд сумга яки 8,2 процентка кимегән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Төп тема — 2020 елның 9 аенда ТР берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2020 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары.

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 9 айда табышка салым 42,1 млрд сум күләмендә кергән. Хисап чорында физик затлар кеременә салым 55,4 млрд сум күләмендә берләштерелгән бюджетка кергән.

Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 29,3 млрд сум, оешмалар милкенә салым 19 млрд сум тәшкил итә. Транспорт салымы 1,9 млрд сум күләмендә кергән. Республиканың берләштерелгән бюджетына салымнар 8,8 млрд сум тәшкил итә. Республика бюджетына — 5,4, җирле бюджетларга 3,4 млрд сум күчерелгән. Җир салымы 5,3 млрд сум күләмендә кергән.

Агымдагы елда республикага җибәрелгән 72,6 млрд сум күләмендәге федераль акчалар күләме узган елгы күрсәткечләрдән ике тапкыр диярлек артып китә. Чыгымнар өлешенә килгәндә, 2020 елның 1 октябренә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары — 237,9 млрд сум, республика бюджеты — 205,8, җирле бюджетлар чыгымнары 73,3 млрд сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100