news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Химград» Рөстәм Миңнеханов катнашында хезмәттәшлек турында ике килешү имзалаячак

Бүген Татарстан Президенты технополис резидентларының берничә компаниясендә булачак.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). «Химград» технополисы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында хезмәттәшлек турында ике килешү имзалаячак. Республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Республика Президенты катнашында „Химград“ белән хезмәттәшлек турында ике килешүгә кул куелачак. Аларның берсе — уку йортлары, икенчесе — компания белән хезмәттәшлек итү турында», — дип хәбәр итте спикер.

Бүген Татарстан Президенты технополис резидентларының берничә компаниясендә булачак. Алар арасында бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре, киемнәр тегә, спорт балыкчылыгы өчен көймәләр ясый торган (һ.б.) предприятиеләр бар.

«Химград» базасында 318 компания эшли, аларда барлыгы 9,3 мең кеше хезмәт куя. Мәйданчык резидентларга, элемтә, юридик, логистика хезмәтләрен дә кертеп, бер тәрәзә принцибы буенча 40 өстәмә хезмәт күрсәтә.

Узган елда резидентлар тарафыннан 39,2 миллиард сумлык продукция җитештерелгән. Фаразлар буенча, быелның тугыз аенда әлеге күрсәткеч 33,9 миллиард сум тәшкил итәр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100