news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 елда ана капиталының күпмегә артачагы билгеле

2022 елда ана капиталы күләме беренче балага 503 237 сум һәм икенче балага 665 009 сум тәшкил итәчәк.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). 2022 елда ана (гаилә) капиталы күләме беренче балага 503 мең сум һәм икенче балага 665 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта РФ Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

«Россия Пенсия фонды бюджеты проектында ана капиталын индексацияләү каралган. 2022 елда ана капиталы күләме беренче балага 503 237 сум һәм икенче балага 665 009 сум тәшкил итәчәк. Әгәр беренче гаиләгә ана капиталы бирелсә, икенче балага өстәмә күләме 161 772 сум тәшкил итәчәк», — дип аңлатты Котяков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100