news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бизнес ачу өчен 250 мең сум акча алу мөмкинлеге бар

Авыл кешеләренең әлеге акчага теплица төзү, терлек яки кош-корт, авыл хуҗалыгы техникасы (һ.б.) сатып алу мөмкинлеге бар.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Россиялеләрнең үз бизнесларын ачу өчен, социаль килешү төзеп, 250 мең сум күләмендә акча алу мөмкинлеге бар. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина «Российская газета»га биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Бу — башлангыч капитал. Аңа, мисал өчен, өс һәм аяк киемнәре тегү һәм ремонтлау буенча гаилә остаханәсе ачарга мөмкин. Яки бу акчага зур булмаган кондитер цехы төзеп була. Кемдер чәчтарашханәгә җиһазлар сатып алырга мөмкин», — дип искәртте ул.

Министр урынбасары сүзләренчә, авыл кешеләренең әлеге акчага теплица төзү, терлек яки кош-корт, авыл хуҗалыгы техникасы (һ.б.) сатып алу мөмкинлеге бар.

Быелдан социаль килешү буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкка ярдәм итү өчен акча алырга да була. Бу очракта аның күләме азрак — 100 мең сум тәшкил итә. Өстәвенә, аны алучы кеше үзмәшгуль буларак теркәлергә тиеш, диде Баталина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100