news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 вирусыннан зыян күргән бизнеска 8,9 млрд сумлык кредит бирелгән

Алынган акчалар хезмәткәрләргә хезмәт хакын бирергә, кредитларны түләүгә яки проектларны гамәлгә ашыруга тотылырга мөмкин.

Татарстанда Covid-19 вирусыннан зыян күргән бизнеска 8,9 млрд сумлык кредит бирелгән
архив/Егор Никитин

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Айгөл Абдрәшитова). Татарстанда Covid-19 коронавирусы пандемиясеннән аеруча  зыян күргән эшмәкәрләргә 8,9 млрд сумга кредит бирелгән. Хәзерге вакытта банклар 3260 гаризаны канәгатьләндергән. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Эшкуарларга заем акчалары бизнесның аеруча зыян күргән тармакларына ярдәм итүгә ике банк программасы буенча бүлеп бирелгән: предприятиеләргә еллык 2 процент ставкалы ташламалы кредит һәм хезмәткәрләргә хезмәт хакы өчен процентсыз кредит каралган», – дип аңлаттылар ведомствода.

Бизнес вәкилләре алынган акчаларны хезмәт хакын бирергә, элек алынган кредитларны түләүгә яки эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруга юнәлдерә ала.

Процентсыз кредит кече һәм урта эшмәкәрлекнең йомшак тармакларына исәпләнгән. Займ рәсмиләштергәндә алты айга аның буенча процентларны дәүләт түли, бер елга кредит алган очракта калган айларга ташламалы 4 процент ставка гамәлдә була. Мондый кредитларны гомуми суммада 2,4 млрд сумга 925 эшмәкәр алган, диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100