news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Кырымнан мидия һәм устрицалар китерүне җайга салырга тели

Ярымутрауның балык хуҗалыклары пандемия аркасында катлаулы хәлдә калган.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Татарстан һәм Россиянең кайбер төбәкләре Кырымнан мидия һәм устрицалар кертә башларга мөмкин. Бу хакта РБК-Татарстан хәбәр итә.

Кырым авыл хуҗалыгы министры Андрей Рюмшин ярымутраудагы балык хуҗалыкларының Россиянең кайбер төбәкләренә (Татарстанны да кертеп) диңгез продуктларын сатарга әзер икәнлеген белдерде.

«2020 елда Кырымнан Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Ростов-Дон, Владимир өлкәсе, Краснодар крае, шулай ук Самара, Ижевск һәм Татарстанга 200 тоннадан артык мидия һәм устрица китерү күздә тотыла», - диде Рюмшин.

Казан һәм Татарстан Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе рәисе Зөфәр Гаязов республикада Кырым балык хуҗалыклары продукциясенә ихтыяҗ булачагын искәртте. Әмма ул пандемия башланганчы кайсы рестораннарда кунакларга ярымутраудан китерелгән диңгез продуктлары тәкъдим ителүен белми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100