Рөстәм Миңнеханов Татарстан икътисадының тотрыклы үсешкә чыгуын төп бурыч дип атады

Татарстан Президенты республикага инвестицияләр кертүче компанияләр инициативаларын хупларга әзер булуын белдерде.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инвесторлар клубының чираттагы утырышында Татарстан икътисадын тотрыклы үсешкә чыгару төп бурычларның берсе булуын әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Онлайн-киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов төбәккә ышанып, биредә үз производстволарын урнаштырган барлык инвесторларга рәхмәт белдерде. Ул республика икътисадының төп тармакларын санап чыкты һәм һәр районда диярлек муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары булдырылуын әйтте.

«Узган ел йомгаклары буенча Татарстан төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урында тора. Турыдан-туры җәлеп ителгән чит ил инвестицияләре күләме буенча Россиянең барлык төбәкләре арасында 12 урында, Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат илкүләм рейтингында 2 урында», — дип искәртте Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов, Covid-19 коронавирусына каршы көрәш кысаларында, үзләре дә катлаулы вазгыятьтә булуга карамастан, хәйрия акцияләре уздыручы барлык инвесторларга һәм эшкуарларга рәхмәт әйтте.

«Без барыбыз да бүген дөньяда ниләр барганын күрәбез. Дөнья икътисадының ландшафты үзгәрә, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең яңа базарлары формалаша. Бу шартларда сезгә, инвесторларга, төп рольне башкарырга кирәк», — диде ул.

Татарстан Президенты шулай ук хакимият органнарының бизнес-идеяләрне гамәлгә ашыру һәм тулаем эшкуарлык потенциалын гамәлгә ашыру өчен мөмкин кадәр киңрәк мөмкинлекләр тудыруын дәвам итәчәкләрен билгеләп үтте. «Безнең республика һәрвакыт үзара файдалы хезмәттәшлеккә әзер. Сезнең тәкъдимегезне карарга әзер», — дип өстәде ул.