news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанны башка төбәкләрдән югары максатлар аерып тора – Айрат Фәррахов

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты фикеренчә, нәкъ менә шундый караш республикага яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Татарстанны башка төбәкләрдән югары максатлар аерып тора – Айрат Фәррахов
Ильнар Тухбатов

(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Татарстанны башка төбәкләрдән аеручы төп аерма аның күбрәк хезмәт сөючәнлегендә түгел, ә амбициоз мәсьәләләрне куя һәм башкара белүендә, – дип җиткерде “Татар-информ” агентлыгына интервьюда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов.

“Миңа бу сорауны еш бирәләр һәм мин аңа еш кына шулай дип җавап бирәм. Мөгаен, башка төбәкләр, анда эшләүче безнең коллегалар ялкаурак түгелдер. Бары Татарстанның амбицияләре һәм үз алдына куйган максатлары Россия Федерациясе төбәкләренекеннән шактый югарырак. Һәм нәкъ менә шул максат һәм бурычлар яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә”, – дип билгеләп үтте Айрат Фәррахов.

Искәртеп үтик, Айрат Фәррахов шулай ук 2017 елда беренче кварталның уңай нәтиҗәләрен билгеләп үткән һәм алда икътисади үсештә аның сакланышына ышанычын белдергән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot