Кайбер илләрдә россиялеләр өчен кәрәзле элемтәгә роуминг бәясе киметеләчәк

Әлегә бу хакта сөйләшүләр алып барыла

 (Казан, 2 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Төркия, Мисыр, Болгария, Көньяк Африка, Һиндстан Республикалары территорияләренә чыккан һәм кәрәзле элемтә хезмәтеннән файдаланучы россиялеләр өчен роуминг бәясе бермә-бер кимиячәк. Моның өчен РФ Монополиягә каршы хезмәте әлеге илләр вәкилләре һәм Россия кәрәзле элемтә операторлары белән федераль сөйләшүләр алып бара.

Бу хакта бүген журналистларга матбугат конференциясендә әлеге федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Анатолий Голомозин хәбәр итте. “Безнең хезмәт һәм чит илләрдәге хезмәттәшләребез бу юнәлештә эш алып бара. Мисал өчен, Төркия белән сөйләшүләр якынча 2,5 ел дәвам итә инде, һәм тиздән аның нәтиҗәләре дә күренер дип өметләнәбез. Безгә кушылып, роумингның гадел шартларын тудырырга теләүче илләр елдан-ел арта”, - диде ул.

Аның сүзләренчә, әлеге илләр белән сөйләшүнең нәтиҗәләре инде 2 ел ахырына ук булырга мөмкин. Мисал өчен, 2010 ел дәвамында сөйләшүләр алып бару нәтиҗәсендә, роумингта кәрәзле элемтә челтәреннән файдаланган өчен бәяләрне төшерүгә ирешелгән. Бу, беренче чиратта, мәгълүматларны тапшыруга кагыла.

Әлеге хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, кәрәзле элемтәдән файдаланучы россиялеләр генә түгел, ә чит илләрдән Россиягә килүчеләр өчен дә роуминг бәяләре кимиячәк.

Шулай ук, Австрия, Чехия илләре белән дә алдагы көндә хезмәттәшлек итү планлаштырыла.