news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин Россия бизнесына күрсәтеләчәк ярдәм турында сөйләде

Планлы тикшерүләр тукталып тора, субсидияләр биреләчәк, салым түләү вакыты озайтыла.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Александр Хевронин). Россия бизнесына ярдәм күрсәтеләчәк. Мондый чаралар турында Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында сөйләде, дип хәбәр итә Министрлар кабинетның Телеграм каналы.

Аерым алганда, 10 марттан башлап шәхси эшмәкәрләр, кече һәм урта предприятиеләр өчен планлы тикшерүләргә мораторий кертелә. Ул агымдагы елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак. Гражданнар тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч янаган булган очраклар искәрмә санала.

«ФОТ 3.0» программасы озайтыла. Елына 3 процентлы кредит бирүнең ташламалы ставкасын саклап калу өчен, РФ Хөкүмәте өстәмә рәвештә 6 миллиард сумнан артык акча юнәлдерәчәк. Мондый чара бизнес вәкилләренә хезмәт хакын, аренда һәм коммуналь түләүләрне түләү буенча йөкләмәләрне үтәргә мөмкинлек бирергә тиеш.

Моннан тыш, кече һәм урта эшмәкәрлек эшендә Тиз түләүләр системасын кулланган өчен компенсацияләү программасы ярты елга озайтылачак. Дәүләт башлыгы йөкләмәсе буенча бу максатларга 500 миллион сум бүлеп биреләчәк. Гыйнвар-июнь айларында әлеге сервис ярдәмендә товар яки хезмәт күрсәтү өчен түләгәндә салынган комиссияләр субсидияләр ярдәмендә тулы күләмдә капланачак.

Моннан тыш, хөкүмәт һәм төбәкләр салым түләү срокларын озайту турында карар кабул итә алачак. Яңа тәртип «2023 ел дәвамында гамәлдә булачак», диде Михаил Мишустин.

Хөкүмәт шулай ук 1 марттан гражданнар өчен кыйммәтле металларга НДС ны гамәлдән чыгару турындагы карарны хуплады. 4 мартта закон проектын Дәүләт Думасы карарга тиеш. Мишустин фикеренчә, мондый кертемнәр валюта сатып алуның яхшы альтернативасына әверелергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100