news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эдуард Вафин Татарстанда иминият пенсиясенең уртача күләмен әйтте

Хәзер Татарстанда 1120 мең пенсионер Пенсия фонды линиясе буенча түләүләр ала.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 8,6 процент индексациядән соң Татарстанда картлык буенча пенсия 17800 сум тәшкил итә.

«Хәзер Татарстанда 1120 мең пенсионер Пенсия фонды линиясе буенча түләүләр ала. Алар арасында инвалидлар, төрле яшьтәге кешеләр бар. Бездә 150 меңнән артык 80 яшьлек граждан яши. Алар өчен дә билгеле бер үзгәрешләр бар», — дип сөйләде «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән әңгәмәсендә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Эдуард Вафин.

«Гражданга пенсия арта торган дүрт төп сәбәп бар. Кеше 80 яшькә җиткәндә, аның теркәлгән иминият пенсиясе бар, быел ул 6564,30 сум. Ул 80 яшькә җиткәч, 100 процент өстәмә ала, пенсиянең расланган күләме 13128, 60 сум тәшкил итә. Бернинди гаризалар да язарга кирәкми», — диде ул.

Икенчесе 1200 сум күләмендә компенсация түләүләре хисабына пенсияне арттыруга кагыла. 80 яшькә җиткән кешеләр, беренче төркем инвалидлар, инвалид балалар, балачактан беренче төркем инвалидлар, әгәр аларны эшкә сәләтле, әмма эшләми торган гражданнар караган очракта, пенсиягә шундый өстәмә алырга мөмкин. Бу очракта гаризаны рәсмиләштерергә кирәк.

Шулай ук тәрбиядәге кеше өчен пенсиягә өстәмә түләү дә бар. Пенсионер хезмәткә сәләтсез балигъ булмаган балаларны, көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәрге студентларны, өлкән туганнарын, инвалидларны тәрбияләгән очракта, дәүләт ярдәменә исәп тота ала. Түләү һәр тәрбиядәге кеше өчен картлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүнең өчтән берен тәшкил итә, әмма ул гаиләнең хезмәткә яраксыз өч әгъзасына гына каралган. Өстәмә түләүнең гомуми суммасы 2022 елда 6564, 30 сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100