news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Apple Pay түләүләр системасы Россиядә эшләми башлады

Хәзер Россиянең рәсми сайтында Apple гаджетларын сатып алу мөмкин түгел.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Apple корпорациясе Россия территориясендәге Apple Pay түләүләр системасының һәм башка сервисларның эшен чикләде һәм илдә продукция сатуны туктатып торуын раслады.

Моннан тыш, App Store кибетеннән Россиядән тыш, барлык илләрдә ике дәүләт массакүләм мәгълүмат чарасы — RT һәм Sputnik кушымталары алынган. Мондый карар Россия тарафыннан Украинада махсус операция уздыру аркасында кабул ителде. Бу хакта компаниягә сылтама белән «Рейтер» агентлыгы хәбәр итә.

Хәзер Россиянең рәсми сайтында Apple гаджетларын сатып алу мөмкин түгел, кулланучылар кәрзингә товар өсти алмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot