news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстандагы инвесторларның күбесе Евразиядән: Миңнеханов AIM-Евразиядә чыгыш ясады

ТР Президенты инвестицияләр һәм икътисадны үстерү мәсьәләләренә багышланган онлайн-форумда катнашты.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов AIM-Евразия 2021 онлайн-форумында катнашты. Ул чараны оештырган өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде һәм ислам дөньясы, Евразия илләренең Татарстанның инвестицион үсешендә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

«Россия Федерациясенең әйдәп баручы һәм сәнәгый яктан нык үскән төбәкләреннән берсе буларак, Татарстан Евразия илләре белән актив хезмәттәшлек итә. Татарстандагы инвесторларның 90 процентка якыны — Евразия компанияләре. Безнең мөселман илләре белән элемтәләребез нык», - дип искәртте Миңнеханов.

AIM-Евразия 2021 онлайн-мәйданчыгында Россия һәм халыкара бизнес лидерлары, дәүләт структуралары һәм әйдәп баручы инвестиция оешмаларының вәкилләре җыелган иде. 1 мартта узган фикер алышулар пандемиядән соң дөньяда инвестицияләргә ярдәм күрсәтү агентлыкларының роленә, шәһәрләрнең тотрыклы үсешенә, кече һәм урта бизнесны финанслауга, икътисади турбулентлык чорында стартаплар экосистемасын һәм чит ил инвестицияләре җәлеп итү стратегиясен булдыруга багышланды.

«Коронавирус пандемиясе икътисадны цифрлаштыру процессын тизләтте. Бүген бөтен дөнья яңа чынбарлыкка җайлаша, тотрыклы үсешнең нәтиҗәле формаларын табарга омтыла. Форумның тематикасы әлеге процессның Евразия илләрендә дә актуаль булуын күрсәтә», - дип искәртте Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100