news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин Kazan Digital Week-2021 форумын үткәрүгә әзерлек буенча утырыш уздырды

Kazan Digital Week Халыкара цифрлы форумы 2021 елның 21-24 сентябрендә «Казан Экспо» мәйданчыкларында үтәчәк.

Песошин Kazan Digital Week-2021 форумын үткәрүгә әзерлек буенча утырыш уздырды
tatarstan.ru

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте йортында Kazan Digital Week — 2021 Халыкара форумын үткәрүгә әзерлек буенча утырыш уздырды.

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, видеоконференция элемтәсе режимында узган чарада төрле ведомстволарның вәкилләре катнашкан.

Песошин сүзләренчә, узган елда форум үзенең актуальлеген һәм җәлеп итүчәнлеген күрсәтте. «Әйтик, 60 программа чарасында Россиядән һәм 64 чит илдән 10,5 мең кеше катнашты, форум эшен 74 илдән 28 мең кеше күзәтте, виртуаль күргәзмәдә 100дән артык экспонент катнашты», - диде ул.

Kazan Digital Week форумын ел саен үткәрү турында карар кабул ителде.

2021 елда Kazan Digital Week Халыкара цифрлы форумы 21-24 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыкларында катнаш форматта (онлайн һәм оффлайн) узачак.

Kazan Digital Week — 2021 Халыкара форумының төп юнәлешләре – интеллектуаль транспорт системалары, ситуацион үзәкләр, 4.0 цифрлы индустриясе, финтех экосистемасы, яңа дәвернең киберкуркынычсызлыгы, мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау өлкәләренә интеграцияләнгән цифрлы технологияләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100