Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Michelin фирмасы вәкилләре булып китте
Түбән Камада Michelin фирмасы вәкилләре булып китте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Түбән Кама, 2 февраль, «Татар-информ», Илисә Ганиева). Кичә «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ һәм аның каучук производствосын үстерүдә стратегик партнеры – Michelin фирмасы җитәкчеләре арасында сөйләшүләр үтте. Химкомбинатның генераль директоры В.Бусыгин, Michelin вице-президенты – синтетик каучук производствосы буенча генераль директор Ж.П.Фрадал, тәэмин итү буенча генераль директор Ж.М.Кулон, сынаулар һәм үсеш буенча генераль директор К.Жанин ике компаниянең киләчәктә хезмәттәшлек юллары турында фикер алышты.
Michelin фирмасы дөньяда шин җитештерүчеләр арасында беренчеләрдән булып Татарстан химкомбинатында җитештерелүче полибутадиен һәм галобутил каучукларны үз заводларында куллануны аттестацияләде һәм тәкъдим итте. 2005 елга Michelin комбинаттан 14,5 мең тонна продукция сораган.
Сөйләшүләр барышында чит ил компаниясе җитәкчеләре каучукның конкурентлыкка сәләтле яңа төрләрен үзләштерүгә химкомбинатның керткән өлешен югары бәяләде һәм киләчәктә нәтиҗәле хезмәттәшлек итү теләген раслады. В.Бусыгин Michelin җитәкчелегенә галобутилкаучукларны үзләштергәндә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Сөләшүләр нәтиҗәләре буенча алга таба хезмәттәшлек итү турында беркетмә имзаланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз