Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның яшь эшмәкәрләренә финанс ярдәме күрсәтәчәкләр
Программа югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды тарафыннан эшләнгән.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның яшь эшмәкәрләренә финанс ярдәме күрсәтәчәкләр. «Старт» микрозаемы минималь ставка буенча еллык 4,5% күләмендә яңа эшмәкәрлеккә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.
Микрозаем Татарстан югары уку йортлары студентлары һәм аны тәмамлаучылар өчен Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды тарафыннан эшләнгән. Программа үз акчаларыңны җәлеп итмичә бизнес ачуга башлангыч капитал алу мөмкинлеге бирә. Аның шартлары буенча микрозаем заемчыларга эшкуарлык максатлары өчен теләсә нинди чыгымнарга бирелә, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
Микрозаем 4,5% белән 3 айдан 24 айга кадәр срокка 100 меңнән 500 мең сумга кадәр бирелә. Программа югары уку йортын тәмамлаучылар өчен 12 ай дәвамында гамәлдә, ук вакытка заемчы соңгы 6 ай дәвамында кече һәм урта эшкуарлык субъекты сыйфатында теркәлгән булырга тиеш.
Гариза бирү шартлары һәм документлар турында тулырак мәгълүмат Эшмәкәрлекне яклау фонды сайтындаурнаштырылган. Гаризалар 30 декабрьгә кадәр порталда кабул ителәчәк. Портал Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлеге өчен булдырылган һәм бердәм тәрәзә форматында эшли. +7(843)524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итеп, республикада гамәлдә булган эшмәкәрлеккә ярдәм чаралары буенча консультация алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз