news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федерация Советы Россиядә хезмәт хакының минималь күләмен арттыру законын хуплады

Россия Президенты Владимир Путин бу сумманы 13 890 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Федерация Советы хезмәт хакының минималь күләмен 2022 елның 1 гыйнварыннан 13 890 сумга кадәр арттыру турындагы закон проектын хуплады.

Башта документта хезмәт хакының минималь күләме аена 13 617 сум тәшкил итәчәк, дип күрсәтелгән иде, ләкин РФ Президенты Владимир Путин соңрак бу сумманы 13 890 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Дәүләт Думасы дәүләт башлыгы тәкъдим иткән икенче укылыштагы төзәтмәне хуплады. Быел Россиядә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 12 792 сум тәшкил итә.

Россия Президенты төзәтмәләрен финанс белән тәэмин итү 2022-2024 елларга кабул ителгән федераль бюджетта каралган иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100