news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табибларга түләү өчен Татарстанга өстәмә 187,6 миллион сум бүлеп бирелә

Медицина хезмәткәрләренә түләү Хөкүмәтнең резерв фондыннан финанслана.

Табибларга түләү өчен Татарстанга өстәмә 187,6 миллион сум бүлеп бирелә

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшләүче табибларга түләү өчен өстәмә рәвештә тагын 10 миллиард сум акча юнәлдереләчәк. Шуның 187,6 миллион сумын Татарстан алачак. Шул хактагы боерык Россия Хөкүмәте порталында чыкты.

Боларның барысы да Хөкүмәтнең резерв фондыннан финансланачак.

Шунысын да искәртик: Россия Президенты Владимир Путин, коронавирус пандемиясе аркасында эш күләме зур булу сәбәпле, медицина хезмәткәрләре, шулай ук ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләргә ярдәм күрсәтергә кушкан иде.

Элегрәк коронавирус пандемиясе белән көрәшүче медицина хезмәткәрләренә түләү өчен тагын 26,1 миллиард сум акча бүлеп бирелүе хакында хәбәр ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100