Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин пластикны кабат куллануны арттырырга өндәде
Президент фикеренчә, ресурсларга карата нәкъ менә шундый сакчыл карашны үстерергә кирәк.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә пластикны кабат куллануны күбәйтергә, товарлар һәм төрү материаллары составында икенчел чимал өлешен арттырырга кирәк, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин нефть, газ, химия тармагының стратегик үсеше буенча киңәшмәдә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Бөтен дөньяда парник газлары чыгаруны киметүгә җитди игътибар бирелә, калдыклар күләмен киметүгә таләпләр катгыйлана. Һәм, һичшиксез, безгә дә пластикны кабат куллануны күбәйтергә, товарлар һәм төрү материаллары составында икенчел чимал өлешен арттырырга кирәк. Ресурсларга карата нәкъ менә шундый сакчыл карашны үстерергә кирәк», - диде Президент киңәшмәдә.
Киңәшмә барышында Путин шулай ук кечетоннажлы химия продукциясе җитештерүне арттыру кирәклеге турында белдерде. « Җитештерүнең гомуми күләмендә кечетоннажлы - махсус химия продукциясе өлешен арттырырга кирәк. Һәм бүген, әлбәттә, бу уңайдан коллегалар, тәкъдимнәр ишетәсе килә», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз