Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә электр энергиясе өчен түләмәүчеләргә штрафны арттырырга тәкъдим иттеләр
Штрафны 100-200 мең сумнан 200-400 мең сумга кадәр җиткерү турында сүз бара.
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). «Совет рынка» коммерцияле булмаган партнерлык электр энергиясе өчен түләмәгән өчен штрафларын ике тапкыр арттырырга тәкъдим итте. Бу турыда «Известия» газетасына партнерлык ассоциациясе идарәсе рәисе Максим Быстров хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, санкцияләрне электр утын сүндерми торган кулланучыларга — торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренә һәм тормыш өчен кирәкле объектларга, шулай ук куркыныч производстволарга таратырга телиләр.
«"Совет рынка" коммерцияле булмаган партнерлык электр энергиясе өчен түләмәүче һәм финанс гарантияләр бирмәүче юридик затларга административ штрафларны ике тапкыр арттырырга, ягъни 100-200 мең сумнан 200-400 мең сумга кадәр җиткерергә тәкъдим итә», — дип сөйләде Быстров.
«Совет рынка» коммерцияле булмаган партнерлык ассоциациясе идарәсе рәисе Максим Быстров шулай ук штрафны кисәтүгә алыштыру һәм ел дәвамында кабат хокук бозулар өчен җәзаны катгыйландыру мөмкинлеген кире кагу идеясен белдерде. Аның сүзләренчә, мөрәҗәгать Энергетика министрлыгына карауга юнәлтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз