Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә яшь эшкуарлар өчен ташламалар кертергә мөмкиннәр
Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов тәкъдиме белән 30 яшькә кадәрге эшкуарлар салым салуның гадиләштерелгән системасыннан биш ел дәвамында файдалана алачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә яшь эшкуарлар өчен салым ташламалары кертергә тәкъдим иттеләр. Әлеге инициативаның авторы – Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.
Парламентарий тәкъдиме буенча керемгә 1 процент күләмендәге салым эшкуарларга ким дигәндә биш эш урыны булдырган очракта тәкъдим ителергә мөмкин. Ташлама биш елга бирелер дип фаразлана.
Власов сүзләренчә, әлеге тәкъдимнең максаты – яшьләрдә үз эшләрен булдыруга карата кызыксыну уяту. Чөнки халыкның нәкъ менә әлеге категориясе яңа идеяләр тәкъдим итәргә сәләтле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз