Р.Миңнеханов “Радиоэлектроника” үзәгендә яңа җитәкчене тәкъдим итте

Валерий Иванцовны Владимир Коннов алмаштырды
(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Казандагы данлыклы “Радиоэлектроника” фәнни-җитештерү үзәгендә бүгеннән яңа җитәкче. 5 ел дәвамында предприятие белән идарә иткән Валерий Иванцовны Владимир Коннов алмаштырды. Бүген яңа җитәкчене коллективка ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.

30 елдан артык эшчәнлеге “Радиоприбор” белән бәйләнгән Валерий Иванцов соңгы 5 елда “Радиоэлектроника” фәнни-җитештерү үзәге белән идарә итте. Шушы чорда уртак тырышлык белән биредә эш күләме 7 тапкырга арткан. Уртача хезмәт хакы 5100 сумнан 17 меңгә кадәр күтәрелгән. Рөстәм Миңнеханов Казан үзәген кыен вакытларда җитәкләгән һәм уңышлы нәтиҗәләргә ирешкән Валерий Иванцовка рәхмәт сүзләрен ирештерде. Хөкүмәт башлыгы аңа республикада радиоэлектроника сәнәгате үсешенә зур өлеш кертүе өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Республика турында хәбәрдар булып тору өчен элеккеге җитәкче шулай ук телевизор белән бүләкләнде.

Бу, чыннан да символик бүләк иде. Валерий Иванцов карьерасында яңа баскычка күтәрелә.Ул “Радиоэлектрон технологияләр концерны” ААҖ нә эшкә күчә. Аңа хәзер бер предприятие белән генә түгел, концернга караган дистәдән артык предприяте белән шөгыльләнергә туры киләчәк.

Бүгенге чарада катнашкан “Радиоэлектрон технологияләр концерны” ААҖ генераль директоры Николай Колесов белдергәнчә, хәзер концернда танып белү системалары белән шөгыльләнүче предприятиеләрнең тулы нигезе булдырылган. Аның составына 16 предприятие - танып белү симстемалары һәм чараларын эшләүче институтлар, аларны серияләп җитештерүче предприятиеләр кертелгән. Баш предприятие итеп Казандагы “Радиоэлектрон системалар һәм мәгълүмат технологияләре буенча В.Шимко исемендәге федераль фәнни-җитештерү үзәге” (“Радиоэлектроника”) билгеләнгән. Билгеле булганча, совет чорында илнең танып белү системалары эшләү буенча баш предприятиесе саналган Казан үзәге авыр чорларда бу статусын югалткан иде. Соңгы ярты ел эчендә уртак тырышлык нәтиҗәсендә ул бу статусын кайтара алды. “Хәзер танып белү системаларын үстерүгә федераль максатчан программалар белән зур финанслар бирелә. Мәсәлән, дәүләт танып белү системасын үстерү турындагы комплекслы максатчан программа 34 млрд. сум белән бәяләнә. Әлеге чараларны файдаланып, Татарстанда бу юнәлешне югары дәрәҗәгә күтәрергә тиешбез. Бу юнәлешне үстерү һәм Казанда дәүләт танып белү системасын саклау буенча актив эш кирәк. Чөнки бу системаларны серияләп җитештерү заводларының күбесе Татарстан җирендә урнашкан”, -дип белдерде Николай Колесов. Хәзер төп бурыч- безнең серияле предприятиеләрне заказлар белән тәэмин итү. Моңа мөмкинлекләр җитәрлек.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, “Радиоэлектроника” үзәген авыр елларда саклап калуга ирешелде, аның үсеш өчен потенциалы җитәрлек. “Казанның танып белү системаларын эшләү үзәге булырга тиешлеге турында күп сүзләр алып барылды. Бу идеяне алга таба да дәвам итәбез. Федераль программалар буенча актив эшләргә тиешбез”, - дип саный ул.


Предприятиегә килгән яңа җитәкче - техник фәннәр кандидаты Владимир Конновның дистә елдан артык Казанда “Мифотекс” фәнни-җитештерү предприятиесен җитәкләве мәгълүм. Ул үзенә белдерелгән ышанычны акларга сүз бирде. “Барлык яктан ярдәм бар, безгә эшлисе генә кала”, - ди ул.

“Радиоэлектрон системалар һәм мәгълүмат технологияләре буенча В.Шимко исемендәге федераль фәнни-җитештерү үзәге” ФДУП илнең танып белү системаларын һәм чараларын эшләү буенча баш предприятиесе санала. Әлеге фәнни-җитештерү үзәгендә танып белү аппаратурасының берничә буыны эшләнеп, кулланышка кертелгән. Биредә шулай ук аларны авиация, диңгез һәм коры җир техникасы объектларын җиһазландыру да куллану буенча да тәҗрибә тупланган.

Казан “Радиоэлектроника” ФДУП Авиация сәнәгате министрлыгының 294 нче заводы каршындагы тәҗрибә-конструкторлык бюросыннан башлангыч ала. 1957 елда ул фәнни-тикшеренү институты итеп үзгәртелә. Соңрак Казан радиоэлектроника фәнни-тикшеренү институтына әйләнә. 1997 елда институт мөстәкыйль предприятие хокукында “Радиоэлектроника” федераль фәнни-җитештерү үзәге составына керә. 2007 елда РФ Президенты Указы нигезендә составында Казан институты булган әлеге федераль үзәк үзгәртеп корыла.
“Радиоэлектрон системалар һәм мәгълүмат технологияләре буенча В.Шимко исемендәге федераль фәнни-җитештерү үзәге” эшли башлаган беренче елларында ук самолетлар өчен “Кремний-2 м” танып белү чаралары системасын серияләп җитештерүгә, эксплуатацияләүгә әзерли. Шулай ук яңадан төзелгән аерым очкычлар өчен бу танып белү системасының яңа модификациясен эшли. 1962-1977 елларда Казан институты сәнәгать һәм оборона предприятиеләре белән Бердәм “Пароль”дәүләт танып белү системасын, чараларын эшләү белән шөгыльләнә. Аны барлык этапларда сыный, аппаратураны серияләп җитештерүгә кертүгә, объектларга урнаштыруда катнаша. “Пароль” системасын эшләгән өчен институт Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, аның генераль конструкторына Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Күпсанлы хезмәткәрләргә дәүләтнең югары бүләкләре тапшырыла. 2005 елда Казан институты модернизацияләнгән “Страж” танып белү системасын эшләүне тәмамлый. Хәзер биредә “Пароль” системасының кулланылыштагы чараларын “Страж” дәрәҗәсенә җиткерү буенча документлар эшләнә. 5 дистә еллык тарихы дәверендә “Радиоэлектроника” үзәгендә 340 фәнни-тикшеренү һәм 350 тәҗрибә-конструкторлык эшләре башкарылган. Аларның күбесе заказчыларның югары бәясен алып, производствога кертелгән.