news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда ТЭЦ җитәкчелегенә эшчеләрне укырга җибәрергә кушты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Чаллы ТЭЦының хезмәт коллективы белән очрашты һәм шәһәрнең социаль-икътисади үсеше турында фикер алышты.

Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда ТЭЦ җитәкчелегенә эшчеләрне укырга җибәрергә кушты

(Чаллы, 1 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллы ТЭЦ җитәкчелегенә яшьләрне җәлеп итү һәм предприятиенең кадрлар потенциалын ныгыту өчен Татарстан университетларына максатчан укырга җибәрергә тәкъдим итте. Электростанциянең хезмәт коллективы белән очрашу вакытында ул шундый фикер белдерде.

«Сезнең урында мин Казан энергетика университетына стипендиатны билгеләр идем. Профсоюз җыелышында 3-5 кешене үз предприятиесенә мәҗбүри әйләнеп кайту шарты белән укырга җибәрү турында килешер идегез, башка тармакларда шулай эшлиләр. Энергетикага һәрвакыт ихтыяҗ бар», — дип мөрәҗәгать итте Татарстан парламенты рәисе Чаллы ТЭЦ җитәкчелегенә.

Очрашу барышында Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең социаль йөзендәге масштаблы үзгәрешләр, мәдәни учреждениеләр төзелеше һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерү турында сөйләде. Шулай ук ТЭЦ хезмәткәрләренә аларның хезмәтләре һәм станциянең өзлексез эшләве өчен рәхмәт әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин Чаллы халкын ТР Президенты һәм муниципалитетларга депутатлар сайлауда актив катнашырга чакырды. «Һәркемнең тавышы мөһим, кандидатны өйрәнеп, лаеклы сайлагыз», - диде Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт коллективына мөрәҗәгать итеп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100