news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Венгриянең тышкы икътисади элемтәләр министры белән очрашты

2020 елда Татарстан белән Венгрия арасында товар әйләнеше 302 миллион доллар тәшкил итте.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең тышкы икътисади элемтәләр һәм чит ил эшләре министры Петер Сийярто белән очрашты. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шулай дип белдерде.

«Министр сәфәренең төп максаты - „ТАНЕКО“ АҖ базасында резин-модификацияләнгән битум производствосын урнаштыру һәм төзелеш эшләрен башлау тантанасында катнашу», - диде Галимова.

Хәзерге вакытта «Татнефть» компаниясе MOL Group компаниясе белән бергә «ТАНЕКО» нефть эшкәртү заводы территориясендә битум производствосын булдыру проектын җентекләп өйрәнә. Әлеге технология Венгриядә сәнәгать масштабларында сынау узган инде.

«Визитның рәсми өлеше кысаларында Президент Венгриянең тышкы икътисади элемтәләр һәм чит ил эшләре министры белән очрашырга ниятли. Очрашуда күтәрелгән темаларның берсе Татарстан һәм Венгрия арасында товар әйләнешен арттыру мөмкинлекләренә кагылачак», - дип искәртте матбугат хезмәте җитәкчесе.

Татарстан Венгрия белән 1992 елда хезмәттәшлек итә башлады, нәкъ шул елда икътисади хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Сүз уңаеннан, 2020 елда Татарстан белән Венгрия арасында товар әйләнеше 302 миллион доллар тәшкил итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot