news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә транспорт-логистика үзәге Иж-Бубый авыл җирлеге территориясендә урын алачак

Бу турыда эшлекле сишәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Азат Вәлиев сөйләде.

Әгерҗедә транспорт-логистика үзәге Иж-Бубый авыл җирлеге территориясендә урын алачак
http://agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 1 июль, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗедә транспорт-логистика үзәге Иж-Бубый авыл җирлеге территориясендә урын алачак.

«Кайбер социаль челтәрләрдә Әгерҗедә транспорт-логистика үзәген төзү эше туктатылган икән дигән хәбәрләр пәйда булды. Бу эш туктатылмады. Хәзерге вакытта үзәк урын алачак җирләрне рәсмиләштерү эшләре алып барыла, — дип сөйләде эшлекле сишәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Азат Вәлиев.

Киңәшмә район оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында үтте.

«Транспорт-логистика үзәге төзелеше киләсе елда төзелә башлар дип планлаштырабыз. Әлеге үзәк Иж-Бубый авыл җирлеге территориясендә урын алачак. Киләчәктә әлеге үзәккә бәйле рәвештә бу авыл җирлеген дә зур гына үзгәрешләр көтә,» — диде Азат Вәлиев.


news_right_1
news_right_2
news_bot