news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкының өчтән икесе үсмер чактан эшли башлауга уңай карый

Респондентларның 26 проценты балигълык яшенә җиткәнче эшкә урнашу хакында киңәш бирергә әзер түгел, калганнары җавап бирергә кыенсынган.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Татарстан халкының өчтән икесе диярлек (65 проценты) үз балаларына 18 яшькә җиткәнче үк эшли башлау турында киңәш бирергә әзер. Халыкара балаларны яклау көне алдыннан HeadHunter сервисы үткәргән сораштыруда шулай диелә.

Респондентларның 26 проценты балигълык яшенә җиткәнче эшкә урнашу хакында киңәш бирергә әзер түгел, калганнары җавап бирергә кыенсынган.

«Шул ук вакытта, татарстанлылар курьер яки волонтер эшен (җавапларның 57 проценты), ярдәмче, ассистент, стажер хезмәтен (56 процент) һәм игъланнар ябыштырып йөрүне (52 процент) яшүсмерләр өчен иң кулай эшләр рәтенә керткән», - дип искәртә сервис белгечләре.

Татарстанлылар мөстәкыйльлек һәм җаваплылык артуын, яңа күнекмәләр булдыруны, үз хезмәт хакың пәйда булуны үсмер чактан эшкә урнашуның төп өстенлекләре дип атаган. Күпләр шулай ук тормыш тәҗрибәсе барлыкка килүне һәм билгеле бер максатка акча туплау мөмкинлеген дә телгә алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100