news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы депутатлары хуҗабикәләргә пособие түләргә тәкъдим иттеләр

Закон проекты кабул ителгән очракта, өй җыештыру, ризык әзерләү һәм балаларны карау белән шөгыльләнүчеләр минималь хезмәт хакы күләмендә акча ала алачак.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Россиядә хуҗабикәләргә минималь хезмәт хакы күләмендә (МРОТ) пособие түләргә тәкъдим иттеләр. РФ Дәүләт Думасына хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов тиешле закон проектын кертте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. 

Пособиене «үз гаиләсендә йорт хуҗалыгын алып бару» белән шөгыльләнә торган кешеләргә түләргә тәкъдим итәләр. Моңа өй җыештыру, ашарга әзерләү һәм балаларны һәм өлкән яшьтәге ата-аналарны карау күздә тотыла.

Әлеге пособиене алу өчен берничә шартны үтәргә кирәк. Аерым алганда, мондый пособиене гаиләнең бер әгъзасы гына ала ала. Ә түләү алуга гаиләдә җан башына уртача керем күләме төбәктә яшәү минимумыннан ике тапкырдан артмаган очракта гына дәгъва итеп була.

Закон кабул ителгән очракта, ул киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100