Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азат Бикмурзин «Татнефть» нефть-газ химиясе комплексына җитәкче итеп билгеләнде
Яңа җитәкче алдына нефть, газ, химия куәтләрен булдыру буенча компания проектларын гамәлгә ашыруны тизләтү бурычы куелган.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). «Түбән Кама Нефтехим»ның элеккеге башлыгы Азат Бикмурзин «Татнефть» нефть-газ химиясе комплексы директоры итеп билгеләнде. Бу хакта нефть компаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Азат Шәүкәт улы -Татарстанның нефть, газ, химия комплексы системасында күп еллар хезмәт куйган югары дәрәҗәдәге профессионал. Без мондый белгечне командабызда сәламләвебезгә шатбыз һәм аның тәҗрибәсе һәм компетенцияләре безнең компаниянең нефть, газ, химия комплексы үсешенә яңа импульс бирәчәгенә ышанабыз. Компания генераль директоры Наил Маганов Азат Бикмурзинның билгеләнүен шулай шәрехләде.
Азат Бикмурзин сүзләренчә, ул «Татнефть» директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм генераль директор Наил Магановның нефть компаниясе җитәкчеләре командасына кушылу тәкъдимен хуплап кабул иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз