Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия кибетләренә шикәр комы китерми башлаганнар
Хөкүмәт 22 мартта шикәр җитештерүчеләргә аларның чыгымнарын компенсацияләү өчен 1 апрельдән субсидия бүлеп бирергә әзер икәнлеге турында белдергәннән соң шундый вазгыять килеп туган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Сәүдә челтәрләре инде бер атнадан артык җитештерүчеләрдән билгеләнгән бәядән шикәр комы сатып ала алмый. Бу хакта «Известия» газетасы ике чыганакка сылтама белән хәбәр итә.
Басма билгеләп үткәнчә, Хөкүмәт 22 мартта шикәр җитештерүчеләргә аларның чыгымнарын компенсацияләү өчен 1 апрельдән субсидия бүлеп бирергә әзер икәнлеге турында белдергәннән соң шундый вазгыять килеп туган.
Әйтик, заводлар шикәр комының (җитештерүчеләр аны сәүдә челтәрләренә билгеләнгән бәядән, ягъни килограммын 36 сумнан сата) һәр килограммы өчен бишәр сум акча ала алмый. Шуннан соң заводларга, имештер, үз продукциясен 1 апрельгә кадәр сату файдалы түгел.
Башка бер чыганак «Известия»гә белдергәнчә, җитештерүчеләр хәтта сәүдә челтәрләренә шикәр комын күпме китерәчәкләрен әйтүдән дә баш тарта. Аның сүзләренчә, компанияләрнең бүлү үзәкләрендә шикәр запасы кимегәннән-кими.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз