news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда хезмәт хакы буенча 200 миллион сум бурычны түләтүгә ирешкәннәр

Прокурор катнашында алты оешма хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүгә ирешелде, шуларның икесе Татарстанда.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Идел буе транспорт прокуратурасы Татарстанда хезмәт хакы буенча 200 млн бурыч түләтүгә иреште. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Транспорт прокуроры Тимур Кебеков коллегия утырышында прокурор ярдәме белән алты оешма хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүгә ирешелде, аларның икесе Татарстанда урнашкан һәм 145,3 һәм 56 млн сум бурычлы, дип сөйләде.

Аның сүзләренчә, бер ел эчендә прокуратура өч меңгә якын гражданның хокуклары торгызган һәм дистәдән артык эшкуарлык эшчәнлеге субъектының хокуклары сакланган.

Бүгенге көндә транспорт прокурорлары таләбе буенча төрле өлкәләрдә ачыкланган биш меңнән артык закон бозу очрагын хәл иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot