news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «Яшь эшмәкәр мәктәбе» курслары башлана

Үзәк укытып кына калмый, һәр проектны гамәлгә ашыруда да ярдәм күрсәтә.

Түбән Камада «Яшь эшмәкәр мәктәбе»  курслары башлана
tat.e-nkama.ru

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада март аеннан «Яшь эшмәкәр мәктәбе» һәм «Хатын-кызлар өчен бизнес мәктәбе»нең чираттагы курслары башлана. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Укырга теләге булганнарга 8-917-263-40-14 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин. Үзәк укытып кына калмый, һәр проектны гамәлгә ашыруда да ярдәм күрсәтә.

Шунысын да әйтеп узыйк, күптән түгел Түбән Кама эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге төрле юнәлешләрдә үз бизнесларын ачкан чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу да уздырды. Татарстан Республикасы эшкуарлык фондының төбәк вәкиле Радик Гарифҗанов бүгенге көндә бизнесны үстерү буенча нинди чаралар булуы һәм аларның ничек эшләве турында сөйләде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100