Торак төзелеше темплары бәяләр артыннан өлгерми

Торак төзелеше темплары бәяләр артыннан өлгерми

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Татарстанда 2004 елда, республиканың Дәүләт статистика комитеты мәгълүматларына караганда, 1750 мең квадрат метр торак төзелгән, бу 2003 ел белән чагыштырганда, 12,1 процентка күбрәк. Шул ук вакытта шәхси торак йортлар төзелеше 12,7 процентка кимегән, шулай да аларның гомуми мәйданы яңа корылмаларның өчтән бер өлешен алып тора. Бер шәхси йортның уртача мәйданы 143,7 квадрат метр тәшкил иткән.

Ел дәвамында квадрат метр бәясе 24,1 процентка артып, 12,7 мең сум булган. Икенчел базарда үсеш 26,6 процент тәшкил иткән – 14,75 мең сум.